Уяу һәм сак булырга кирәк
ФСБ, Гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр министрлыкларыннан дип тормыш өчен куркыныч булган хәбәр алган очракта объект җитәкчесе мәгълүматның дөреслеген тикшерергә тиеш
Телефоннан террорлык акты турында аноним хәбәр алганда, автомат номер билгеләгеч булса, шунда чыккан номерны язып алырга. Әгәр ул булмаса, телефонны сүндермичә башка телефоннан элемтә үзәгенә яки эчке эшләр бүлегенә шалтыратып номерын билгеләргә. Янау язмача булса, текстны, конвертын сакларга, федераль куркынычсызлык хезмәтенең территориаль бүлегенә тапшырырга кирәк.
Көч структуралары килеп җиткәнче иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән беренче чираттагы чараларны күрергә.
Эвакуация турында белдергәннән соң кешеләр арасында паника тудырмас өчен эвакуация сәбәбенең чын характерын ачмый торган хәбәр формаларын кулланырга кирәк. ФСБ, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына керү юлын тәэмин итәргә. Хокук саклау органнарының оператив төркеменә хәлнең торышын аңлатырга.
Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары:
112, 8-84366-3-00-20, 8-84366-3-00-36 – бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (кәрәзле телефоннарның сим-карталары булмаса да бушка шалтыратырга мөмкин);
101 – 107нче янгын-коткару сагы;
102 –полиция;
103 – ашыгыч ярдәм;
104 – газ хезмәте;
8(843) 231-45-55 – РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча дежур часте;
8-84366-3-25-33 – Арча муниципаль районы террорга каршы комиссия секретаре;
8-84366-3-14-33 – Арча муниципаль районы башлыгы кабул итү бүлмәсе.
Арча районы террорга каршы комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев