erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 октябрь көнне Арча мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы булды (+фотолар)

Бәрәңгеле яшьлек. Беренче мәхәббәт. Истәлекләр. Сәхнәдәге чыгышлар, ретро-җырлар өлкәнннәрне азга гына булса да яшьлекләренә алып кайтты

1 октябрь көнне Арча мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Хөрмәт күрсәтеп, олылап килгәне өчен өлкәннәр аңа алкышлар белән рәхмәтен белдерде.
– Өлкәннәр көне ул еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган, безнең тормышыбызны төзеп калдырган уңган-булган кешеләр бәйрәме. Мирхәйдәр Фәйзинең моннан йөз ел элек язган әсәрен искә төшерәм. Анда ул 40 яшьлек Бәдрине – карт, аның 39 яшьлек хатынын карчык, дип атый. Ә хәзер 40 яшьтәгеләр әле бөтенләй яшь. Өлкән яшьтә булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып барасыз һәм безгә бик кирәкле кешеләр сез. Бүген биредә районны төзүчеләр, предприятие, оешмаларга нигез салып калдыручылар утыра. Тынгысыз җаннар, дияр идем. Гуманитар ярдәм оештыруда да бик зур ярдәм күрсәтәсез. Рәхмәт сезгә, – диде район башлыгы. 

Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да ветераннарны котлап, изге теләкләрен җиткерде, район тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. Районның мәдәният хезмәткәрләре Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова сценариесе буенча сәхнәләштерелгән “Бәрәңгеле яшьлек яки беренче мәхәббәт” дигән театральләштерелгән концерт тәкъдим итте. Зал тулы тамашачы аны яратып карады, яшьлек чорларындагы җырларны искә төшерде, соңыннан шулай дөньяларын оныттырып ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдереп, гөрләтеп кул чапты.

Ун көн дәвамында барган бәйрәм көннәрендә андый чаралар күп билгеләнгән иде. Бер генә буш көн дә юк. Арчада гына түгел, авылларда да. Кайбер оешмалар, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, китапханәләр ветераннарны кунакка, чәй өстәле артына чакырды, концертлар оештырды, бәйрәм рухы бүләк итте.

Өлкәннәребез аңа лаек. Тормыш дәверендә төрлесен күргән, авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр буларак, алар бүгенге вазгыятьне дә аңлап эш итә, кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша, актив тормыш рәвеше алып бара, сәнгать дөньясын гөрләтә, кул эшләре белән шөгыльләнә, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Саный китсәң, өлкәннәр кулы тимәгән эш бик аз. Алар соклануга лаек. Аларның күңелләре әле дә унсигездә. Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Рәмзия Шәриповна, ветераннар ункөнлеге бик матур, күтәренке рухта башланып китте. Калган көннәрдә нинди чаралар оештырылды һәм, әле ункөнлек бара, оештырылачак? 
– Әйе, концерт өлкәннәрне яшьлек чорына алып кайтты. Ул колхоз басуында күңелле итеп бәрәңге алулар, булышырга студентлар килү, очрашулар, беренче мәхәббәт, күңел кичерешләре – барысы да искә төште. 1 октябрьдә “Ветераннар – ТР халыклары милли культурасын һәм традициясен саклаучылар” республика бәйгесендә җиңүчеләрне “Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы мәйданчыкта өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән күргәзмәгә чакырдылар. Без бәйгегә ун эш җибәргән идек. Шуларның җидесе урын алды. Арчадан 84 яшьлек Әнәс Вильданов, ул хатыны Фирдәвес ханым, улы Рамил белән искиткеч матур үзенчәлекле сыерчык оясы ясаган, Евгений Ефремов, “Пугачев тарафыннан Арча крепостен алу” картинасын тәкъдим иткән иде, беренче урыннарны алды. Моннан тыш күргәзмәгә бәйгедә уңыш яулаган Һавария Закирова, Ирина Самошилова, Рафис Хөснетдинов, Мансур Шиһапов та чакырылды. Филарет Гасыймовның “Арча бизәкләре” ансамбле катнашты. Түбәтәй чигү остасы Зөлфирә Гаптелбәрова осталык классы үткәрде. Ул Мәскәүдә үткән Татарстан көннәрендә дә түбәтәй чигү буенча осталык классы уздырып, мәскәүләрне сокландырып кайткан иде.  

Егерме кешелек бер төркем ветераннар 2 октябрьдә Казанга филармониягә барды. Анда “Балкыш” республика фестиваленең Гала концерты узды. Ул өч турда үтә. Икенчесендә “Русская песня” халык ансамбле чыгыш ясаса, бу юлы Булат Галиев җырлады. Калганнар – тамашачы. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 октябрьдә шахмат, шашка сөюче өлкәннәребез ярышты. Арча мәдәният йорты яшь үзешчән артистлары өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә концерт куйды. 

Бу көннәрдә музейлар, китапханәләрдә очрашулар, кичәләр, осталык класслары, күргәзмәләр, экскурсияләр оештырылды.  “Безнең йортыбыз – Татарстан” дип аталган республика этнофестивале дә шушы көннәргә туры килде. Ул 4 октябрьдә Арча мәдәният йортында үтте. Биредә “Җәннәт аналарның аяк астында” дигән фильм да күрсәтеләчәк. Кыргыз фильмы ул. Аутизм белән авырган ир әнисен Мәккәгә алып бара. Әнисе дә каршы килми. “Сезнең улларыгыз булдыра алмаганны минем улым эшләде”, – дигәнне исбатлау өчен риза була ана. Юлда нинди генә авырлыклар күрми егет. Яхшы кешеләр дә, яманнары да очрый. Әмма теләгенә ирешә. Искиткеч яхшы, эчтәлекле фильм.

9 октябрьдә Арча мәдәният йортында “Безнең чор җырлары” дигән караоке була. Сәгать 10да башлана. Шул ук көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча стадионында “Хәрәкәт – сәламәтлек эликсиры” дигән флеш-моб яки спорт бәйрәме оештыра.

10 октябрь көнне сәгать 10да ункөнлекне ябу уңаеннан “Яшьлек тавышы” дигән концерт була.  

Өлкәннәр белән музейларга автобуста экскурсияләргә бару да планлаштырыла. Курсави, Мәһдиев, Камал музеена егерме кеше барачак. Якты Көн ветераннары белән Йошкар Олага экскурсия оештырдык.  Кечкенә генә авыл, маскировка челтәре бәйләүдә бик активлар. Шуңа рәхмәт йөзеннән ул.  
– Экскурсияләргә килгәндә, алар ел дәвамында оештырылып килде бит. Арчалар гына түгел, авыллар да барды.
– Әйе, җиде авылдан бардылар. Йошкар Олага, Алабугага, Болгарга. Кайсы кая тели. Авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе иң активларны  туплый. Шалтыраталар, мин автобус, экскурсовод белешәм, ашау ягын оештырам. Иске Кишет, Яңа Кенәр, Казанбаш, Үрнәк, Ташкичү, Арча, Арча станциясе ветераннары барып кайтты инде. Дөрес, үз акчаларына. Әмма аны оештыру да кирәк бит әле. Әлегә кадәр 38 кешелек Арча автобусы белән бардылар, хәзер 16 кешелек автобусны Балтачтан алабыз. Кыйммәткә дә чыкмый ул. Күп очракта балалары түли. Араларында күп бала үстергән аналар бар. Юлда шалтыратып хәлләрен беләләр, “Әни, армадыңмы? Нәрсә телисең, шуны ал”, – диләр. Балалар үстердем, беркая барган булмады, диючеләре бар. “Малай юллама алган иде әле, мин өйдә түгел”, – дип горурланып кемнәргәдер хәбәр дә бирәләр. Аларны күреп, сөйләшкәннәрен ишетеп күңел сөенә. Әтнә дәүләт театры тарихи эзләр буенча экскурсия оештырды. Анда да бардык. Театральләштерелгән күренешләр белән артистлар каршы алды. Бик ошады. Саба урман хуҗалыгына, Теләчегә Рифкать бай музеена да бардык. Тынгы белмәс ветераннарыбыз тик тормый.
– Гуманитар ярдәм җыюда да актив ветераннар. 
– Бу өлкәдә алар беренче. Гуманитар ярдәмне җибәрү көне якынлашу белән нәрсә кирәген әйтүгә икенче көнне үк җыеп китереп бирәләр. Маскировка челтәрләре бәйлиләр, токмачлар кисәләр, коры душлар, шәмнәр ясыйлар, кием-салым, ашау ризыклары китерәләр. Акчалата да ярдәм итәләр. Арчадан Наталья Безрукова һәр ай пенсия алу белән мең сум күчерә. Бер ай да онытмый. Түбән Мәтәскәдән Искәндәр абый сарык суеп китерде. Саный китсәң, алар бик күп. Волонтерларга тапшырабыз, алар ияләренә җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев