13-15 март көннәрендә Татарстанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды
Безнекеләр Казанда үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
13-15 март көннәрендә Татарстанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенда районнан делегат буларак авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсененң финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин катнаша. Бүген 15 март көнне "Корстон" үзәгендә “Бизнес берләштерә” программасы секцияләре үз эшен башлап җибәрде. Элеге программа кысаларында эшмәкәрләр 8 юнәлеш буенча эш алып барды. Безнең район авыл хуҗалыгы тармагының техник яктан тәэмин ителеше буенча иң яхшы дип танылу сәбәпле “Авыл хуҗалыгы техникасы, аның төзелеш материаллары ” дигән секциянең модераторлары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм “ТехноАрск” җәмгыяте генераль директоры Нәҗип Гатауллин булдылар. Алар эшмәкәрләргә үз эш тәҗрибәсе хакында сөйләделәр, авыл хуҗалыгы техникасы юнәлешендә эшләүнең актуаль мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев