erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2020 елдан халыкны социаль яклау бүлегендә көндезге бүлекне яңартып җибәрергә уйлыйлар

Сентябрьдән техник чараларны билгеле бер вакытка прокатка алып тору мөмкинлеге тудырылды.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан актив ветераннар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды. Ветераннар белән очрашуга өлкәннәр белән турыдан-  туры эшләүче оешмалар җитәкчеләре – район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Пенсия фондының Арча клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Миләүшә Шакирова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, табиб-гериатр Рәмзия Хәйруллина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов һәм башкалар килде.

– Узган ел да шушы вакытта сезнең белән очрашып, теләкләрегезне тыңлап үткән идек. Күбесен үтәргә тырыштык, әмма кул җитмәгәннәре дә бар әле. Кулдан килгәнчә эшләрбез, – диде Рамил Гарифҗанов ветераннарга мөрәҗәгать итеп. – Быел да очрашып, сезнең фикерләрегез белән уртаклашуны кирәк дип таптык.

– Районда социаль пенсия алучылар белән бергә 16500 пенсионер бар, – диде Наил Габдрахманов. – Шуларның һәрберсенә барып җитәргә дигән максат куйдык. Ункөнлектә күчтәнәчләр өләшенә, чәй өстәле артында очрашулар оештырыла. Оешмалары таралып, андый мөмкинлектән мәхрүм калганнарны да онытмыйбыз, концерт, спектакльләргә чакырабыз, аралашып торабыз. Мәдәният тормышында актив катнашучы ветераннарыбыз бар. Яңа Кенәрдән Булат Галиев, Арчадан Фәрхат Зыятов үзләрен республика күләмендә дә таныттылар. Авылларда башка талантлар да бар. Аларны да барлап, республика күләмендә сәхнәгә күтәрергә иде.

 Бу фикер белән Рамил Мөхетдинов та килеште, авыллардагы башлангыч ветераннар оешмалары белән очрашып аралашырга, авылларның данлыклы кешеләре турында күргәзмәләр оештырырга, җирле язучылар, шагыйрьләрне дә онытмаска кирәклеге турында әйтте, бу юнәлештә планнары белән дә таныштырды. Ветераннар аның белән килештеләр һәм герой дәрәҗәсенә җитә алырдай алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларны да искә алырга кирәклеге турында әйттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миләүшә Шакирова районның “Озак вакыт ярдәм күрсәтү” республика милли пилот проектына кереп китүе турында сөйләде.

– Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту – безнең төп бурыч, – диде ул. – Моннан тыш авыл җирендә караучысы булмаган, ялгыз яшәүче өлкәннәрне хастаханәгә медицина тикшерүе үтәргә алып килү өчен махсус автобус кайтты. Барып ала, көтеп тора һәм кире кайтарып куя. Сентябрьдән техник чараларны билгеле бер вакытка прокатка алып тору мөмкинлеге тудырылды. 2020 елдан халыкны социаль яклау бүлегендә көндезге бүлекне яңартып җибәрергә уйлыйбыз. Дәвалау физкультурасы, массаж, тора-бара тоз бүлмәсе дә булыр дип уйлыйбыз. Дөрес, символик сумма гына булса да, түләүле. Барысын да кертеп 4 сәгате 100 сум булачак.

Табиб-гериатр 65 яшьтән өлкәннәр өчен булдырылган гериатрия кабинеты функцияләре белән таныштырды. Рузия Нурмөхәммәтова пенсия өлкәсендәге яңалыклар турында тагын бер кат исләренә төшерде. Арча  үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина өлкәннәрне классик музыка тыңларга  виртуаль концерт залына чакырды.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X