2021: коронавируска каршы көрәш нәтиҗәләре
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында "2021 ел: коронавируска каршы көрәш нәтиҗәләре" буенча видеоконференция булды.
Аны ТРның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды. Утырышта республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: вакцина ясату, чикләүләр ковид белән авыру очракларын киметкән. Әмма тынычланырга иртәрәк әле. Яңа ел бәйрәмнәрендә тиешле кагыйдәләрне сакларга кирәк. Вакцина ясатканнан соң 6 айдан соң ревакцинация ясатырга кирәк. Нәтиҗәләрне фотолардан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев