erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы Олимпиаданы кабул итә

Казанда тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү буенча ярышлар узачак.

Татарстан башкаласы Бөтендөнья махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Ярышлар 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте. «Рәхим итегез!» – дип язган Татарстан Президенты. Бөтендөнья кышкы уеннарда дөньяның 108 иленнән 2 мең чамасы спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак. Махсус олимпиада интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен уздырыла һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адаптация өчен мөһим компонент булып тора.
Ярышларда иң көчле спортчыны ачыклау һәм спорт рекордлары теркәү максаты юк. Монда флаглар, гимннар һәм медальләр зачеты да юк. Зур спорттан аермалы буларак, Махсус олимпиада сәясәттән читтә кала, ул олимпиянең чын кыйммәтләрен чагылдыра. Бөтендөнья махсус Олимпия уеннары һәр ике ел саен үткәрелә, чиратлашып җәйге һәм кышкы чорларда уздырыла һәм бөтен дөнья буйлап трансляцияләнә. Соңгы ярышлар 2017 елда Австриядә узды.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: http://tatar-inform.tatar
http://shahrikazan.ru/news/sport/2022-elda-kazan-btendnya-kyshky-olimpiadany-kabul-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X