2025 елда Арча районында 151 социаль контракт төзелгән
Алар төрле ярдәм формаларын үз эченә ала.
2025 елда Арча районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру кысаларында 151 социаль контракт төзелгән. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар төрле ярдәм формаларын үз эченә алган.
“Эш эзләү” юнәлеше буенча 54 контракт төзелгән, 3 млн. 720 мең сум акча үзләштерелгән.
Төзелгән контрактларның күп өлеше шәхси эшмәкәрлекне хуплау белән бәйле. Үз бизнесы белән шөгыльләнергә теләгән 62 гражданинга гомуми суммасы 21 млн 135 мең сум булган субсидияләр бирелгән.
Шулай ук 12 килешү шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелдерелгән, бирелә торган акча күләме 2,4 млн сум тәшкил иткән.
Тагын бер мөһим юнәлеш – авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Бу юнәлештә 15 контрактны финанслау 1,1 млн сум тәшкил итте.
Ел нәтиҗәләре буенча программаны гамәлгә ашыру өчен бюджет акчаларының гомуми чыгымнары 28,3 млн сум булган, бу башлангыч планлаштырылган бюджетыннан 20 проценттан артыграк.
Арча районында яшәүчеләр консультацияләр алу һәм социаль контракт рәсмиләштерү өчен Арча шәһәре, Банковская урамы, 6В йорты буенча урнашкан соцөиаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев