2025 елда социаль челтәрләребездәге иң күп укылган язмалар
«Арча хәбәрләре» газетасы интернет мәйданында яңалыкларын сайтта, Телеграм, ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә яктыртып бара. Шулай ук Ютуб һәм Рутуб видеомәйданчыкларыбыз бар
Укучыларыбыз нинди язмаларны аеруча кызыксынып укый һәм күзәтеп бара? ВКонтактедагы төркемебезгә еллык күзәтү ясадык
Биредә безнең 22 013 язылучыбыз бар.
Ни кызганыч, фаҗига, хәвеф-хәтәр турындагы язмаларны кеше күбрәк укый, үзенә алып куя, дусларына җибәрә. Аннан кала рецептлар һәм файдалы киңәшләр турындагы постларның да охваты зур. Мәсәлән, райондашыбыз Эльмира Камалиеваның сметанлы аш пешерү ысулын сөйләгән видеосы 34 меңнән артык карау җыйган, 80 кеше аны үзенә алган.
Шулай ук район яңалыклары да иң күп укылганнар рәтендә. Мәсәлән, «Илшат Нуриев районның алдынгы терлекчеләренә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды» посты 26 меңнән артык кешене җәлеп иткән.
Быел чыршы бәйрәмнәре Арча үзәк стадионында түгел, ә Арчаның үзәк мәйданында үткәреләчәге турындагы яңалык иң күп укылганнар арасында, 20 мең кеше караган һәм дуслары белән бүлешкән.
Яңа Кырлайда узган Ат көне, район башлыгының күркәм гаиләләр белән очрашуы, Йолдыз Җәләеваның волонертлык хезмәте язмалары да күпчелек язылучыларның игътибарын җәлеп иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев