erid:2VtzquqpS7d
30 август өчен өстәмә ял көне биреләме?
Арча яңалыклары

30 август өчен өстәмә ял көне биреләме?

30 август - эшләми торган бәйрәм көне якшәмбегә туры килә.

Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Бәйрәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге законның бер пункты нигезендә, «ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстанда ял көннәренә туры килгәндә, бәйрәм көннәрен күчермәү төбәк бәйрәмнәрен федераль бәйрәмнәрдән аера.

 

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-08-2020/tatarstanda-respublika-k-ne-u-aennan-st-m-yal-k-ne-bulmayachak-5763934


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев