erid:2VtzquqpS7d
79 яшьлек әбигә карлыган саткан өчен 3000 сум штраф килгән
Арча яңалыклары

79 яшьлек әбигә карлыган саткан өчен 3000 сум штраф килгән

Хәзер штраф салучыларны прокуратура  тикшерә. 

 Чаллыда 79 яшьлек бер әби үзенең бакчасыннан карлыган җыеп, шуны шәһәр базарында чиләген 500 сумга саткан булган. Ниндидер кешеләр янына килеп, исем-фамилиясен, адресын  язып киткәннәр. Озакламый әбинең почта әрҗәсенә 3000 сумлык штраф кәгазе килеп төшә. Туганнары аптырап кала. Аңа шул яшенә җитеп бер тапкыр да штраф килгәне булмаган.. Хәзер прокуратура штраф салучыларны тикшерә. 

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев