erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

8 март көнне 20 градуска кадәр салкын булачак

Синоптиклар киләсе атна башына фаразларын әйтте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә бераз явым-төшем һәм уртача җил көтелә. Шимбә көнне һава торышы сизелерлек бозыла: буран, көчле җил һәм кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

5 нче мартта кар, җепшек кар һәм буран көтелә. Җил тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 3-5 градус салкын күрсәтер, көндез -4тән +1гә кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык булачак.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Көндез, циклон китү белән, һава торышы акрынлап яхшырачак — явым-төшемнәр туктый. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, температура төнлә һәм иртән 7-12 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары уңай күрсәткечләргә кадәр күтәрелмәс, минус билгесе белән 5-10 градус тирәсендә туктарга мөмкин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең фаразлары буенча, киләсе атна башында — 7 һәм 8 мартта, республикада салкын һава торышы сакланачак. Төнлә -13тән -20 градуска кадәр, көндез -4тән -10 градуска кадәр салкыннар көтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә хәбәрдә.

http:// https://tatar-inform.tatar/news/ecology/03-03-2022/8-mart-k-nne-tatarstanda-20-graduska-kad-r-salkyn-bulachak-5850596

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X