Әй, бәрәңге, бәрәңге...
Арчада яшәүче ветеран педагог Шәфигулла Гарипов яза.
Әй бәрәңге, бәрәңге ...
Бәрәңге турында сүз чыкса, минем күз алдыма “Северный” совхозының йөзәр гектарлы басулары, берсен-берсе узыштан бәрәңге чүпләгән 5-10 класс укучылары килеп баса. Ирексездән хәтердә шул еллардагы кайнап торган тормыш яңара. Көз җиттеме бәрәңге чүпләү, яз җитсә подвалда бәрәңге орлыгы аралау һәм яру. Хәзер 5-6 классларда укучы балага тулы чиләк белән бәрәңге күтәртсәң, яки һәрберсенең кулында пычак булган балалар белән подвалда эшләсәң телефоннарда нинди генә истәлекләр булмас иде. Ерак басуларга җәяү бару һәм кайту. Укучылар, бигрәк тә аларның әти-әниләре шул кадәр сабыр булганнар, мәктәпкә тулы ышаныч белдереп яшәгәннәр икән дип уйлап куясың.
Бу язманы башлаганда бик озак уйланып утырдым. Ләкин бер генә җитәкченең дә, әй сез белем бирүчеләр, укыту планнарыгызны ничек үтәрсез икән дип сорашканын, кызыксынганын исемә төшерә алмадым. Бары тик, бәрәңгене бик күп калдыралар, кабат сыйфат җыеп чыгыгыз әле, эрегә-вакка әйбәтләп аерсыннар дигән күрсәтмәләр. Шуңа күрә, басу белән таныша торсыннар дип, башлангычта укучыларны да калган бәрәңгеләрне чүпләргә чыгарабыз. Менә алар ичмасам эшләп карый, кечкенә чиләкләре тулганчы чабышалар.
Октябрь урталарында басудан кайтып мәктәп укыту-тәрбия эшен дәвам итсә бик куана идек инде. Бер елны басудан беренче чирек бетәсе көнне кайттык. Ярый ул, өлкән классларда билгеләр яртыеллыкта гына куела, ә 5-8енчеләргә чиреклек билге кирәк. Завуч буларак узган елгы билгеләрен куегыз дидем. Ә бит кайбер классларда физика, химия укытыла гына башлый, аларын нишләткәнбездер хәзер әйтә дә алмыйм. Укытучы уку елының калган вакытында үз фәне буеча программа материалын укучыларына өйрәтеп бетерергә, аларны дәүләт имтиханнарына әзерләргә, югары уку йортларына барырга теләүчеләр белән өстәмә эшләргә тиеш булып чыга. Ә журналларны тутыру иң катлаулы мәсьәлә булды. КРУ тикшерсә гомуми дәрес саның тулсын, ә РОНО өчен һәр темага планда бирелгән дәресләр саны, тиешле контроль һәм язма, лаборатор-практик эшләр ачык күренеп торсын. Иң мөһиме, әти-әниләр балаларыннан уңай билгеләр көтә, белемнәре дөрес бәяләнсен. Уку елы башлану белән бәрәңге авыл укытучысына менә шундый бик күп проблемалар тудыра иде, һәм ул аны вакыты белән исәпләшмичә хәл итәргә тиеш булды. Башка мәктәп укытучылары белән очрашканда беренче сорау, сез кайчан укый башладыгыз була иде, ә бу бер дә гаҗәп түгел иде шул.
“ Северный” совхозында бәрәңге алу эше шулкадәр уйланып оештырылган дип искә алам. Берничә көн алдан сабагы ваклап чабылган бәрәңгенең ике буразнасы казыгыч ярдәмендә чыгарала, ике буразна калып бара. Иртән укучылар килгәндә басуга карап сокланып туймыйсың, бәрәңге белән капланган очы-кырые күренми торган ак юллар. Эре ак бәрәңге, “Гатчинский” сорты иде бугай, уңышы бик әйбәт. Сезгә эш башларга җитәме дигәндәй, тракторы янында горурланып басып торучы, Камил Низамов каршы ала. Әйе, ул үз эшенең остасы, бәрәңге басуын ике-өч тапкыр эшкәртә, чүп үләннәрдән, бигрәк тә колорадо кортларыннан бөтен шартларын үтәп саклый белә иде. Фаяз Вәлиев та бәрәңге игү остасы иде дип хәтердә калган.
Иртән барлык килгән укучыларны барлагач, яшьләрен исәпкә алып таяклап бүлеп бирәбез. Икешәр укучы бергә чүпли. Үз аралыкларындагы бәрәңгене җыйгач, икенчесенә күчәләр. Балалар иртәнге якта шул кадәр тырышып эшлиләр, капчык кына җиткер. Галәү алый Нургалиев ат белән капчыкларны өләшеп кенә тора, укытучылар аннан алып тигез итеп бүлеп бирәләр. Тулы капчыкларны санап бару шулай ук укытучыларга йөкләнгән. Аерым исәпләп бару, хезмәт хакы шуңа бәйле булуын укучылар беренче көннән үк аңлап алалар, чөнки берничә көннән акча өләшәбез. Менә шуннан соң аларны куасы да юк, тракторлар чыгарып кына өлгертсен. Подвалга озатылган бәрәңгенең күләмен көн саен машиналап язып алам, чагыштырам. Якшәмбе килү аерым исәпкә алына, аларга икеләтә түләнә. Сишәмбедә үк ял көне өчен акча өләшәбез. Әти-әниләр балаларны ник котыртасыз дип безне ачулана, икенче ялларда инде бөтен укучы килә. Билгеле инде ялкаураклар ял итә.
Хәзер уйлап куям да, ул вакытта укытучылар бәяләп бетергесез өстәмә хезмәт башкарганнар. Капчыклар тулы булсын, менә карагыз тулы түгел, өчесен ике итеп кенә саныйбыз диләр иде. Укучыларны эшне төгәл һәм сыйфатлы башкарырга, бергәләп нәтиҗәләр ясарга өйрәткәннәр икән алар. Хезмәт урынында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне кисәтеп тору, үтәлешен таләп итү дә алар җилкәсендә булган. Балалар бит алар, этешәләр дә, төртешәләр дә, сугышып та, елашып та алалар иде. Бәрәңге атышуны әйтмим дә инде.
Өлкән класс егетләре капчыкларга, сеткаларга тутырган бәрәңгене төяп, илтеп бушаталар. Хезмәт хакы да әйбәт чыга. Ләкин кичке караңгыга кадәр калып эшлиләр. Олау өсләрендә йөриләр, алар өчен бик курка идек. Казанның ЭВМ заводыннан килгән эшчеләр бәрәңге чүплиләр, араларында инженер егетләр да бар иде. Мин аларны бригадир Наил абый Шаяхмәтовтан сорап мәктәп укучылары җыйган бәрәңгене төяүчеләр итеп күндердем. Хезмәт хакын үзем исәпләп бирәм дим, аңа ышанмадылар билгеле. Эш бетеп кайтып киткәндә, безнең ишек алдына җыелып килгәннәр. Начальник, алар мине шулай атыйлар иде, бу акчаларны бездән кире алмыйлармы, диләр. Кайберләре берничә ел грузчик булганнар, акчалары ашаганнарын капларга гына җиткән. Ведомостьне күргәч ышанмый тордык, кассир санап кулга тоттыргач кына күңелгә җылы керде, диләр. Төгәл исәп булу, түләү бәяләрен алдан белеп тору, укучыларның да хезмәтләрен тиешенчә бәяләргә ярдәм итте. Мин кичләрен аларны исәпләп, бер капчыкны чүпләү бәясен чыгарып утырганмын, шуннан һәр укучыга тиешле хезмәт хакы. Яшь чак булган, кешеләргә әйбәт булсын дип тырышканбыз, яхшылык кылганбыз.
Бригадир Наил Шаяхмәтов турында аерым язам. Бәрәңге басуын күрсәтеп бирә, буйга ничә метр икәне билгеле. Трактор бер узса , буразна 1,4 метр киңлектә. Көн саен бәрәңгесе чүпләнгән мәйдан билгеле була. Без аның белән шул кадәр аңлашып эшләдек. Берничә капчык бәрәңге җибәрергә диән язу белән килүчеләр була, тормыш бит инде. Мин аларны җыеп барам, соңыннан кире үзенә тапшырам. Зур басуны бетергәч, безне бер кунак итеп ала. Шушмабаштан киткән елны Арчада очраштык, укып йөриләр иде бугай. Быел бәрәңге алган вакытта сине гел сагынып искә алдым, бәрәңге чүпләүне оештыру буенча чын оста булгансың икән, диде. Башкарган хезмәтеңне тиешенчә бәяли белсәләр бик күңелле инде ул.
Совхозда бәрәңге игү технологиясенең фәнни нигезләрен өйрәнү буенча “Россемкартофель” берләшмәсе лабораториясенең филиалы эшләде. Ул елларда Әмир абый Сәйфетдинов совхоз директоры, аннан соң Шәйхулла Зарипов, Габделбәр Закиров баш экономист, Садыйк Кәримов баш хисапчы, Рафис Җаббаров баш агроном, Гыйниятулла Хадиев баш инженер, Шамил Мөхетдинов лаборатория мөдире иде. Мәктәптә укытучылардан ишетә идем, совхоз җитәкчеләре Мәскәүгә отчет бирергә, киләсе елга планнарын раслатырга киткәннәр. Бу җитәкчеләр белән очрашканда Мәскәүдә күргәннре турында горурланып сөйләгәннәре хәтердә калган. Ә иң кызыгы, хәттта шуларны да беләләр, остәгеләргә бүләккә ниләр алып киткәннәр. Арчадан бер вагонга көчкә сыеп киткәннәр дип тә җибәрәләр иде. Аерым купе булгандыр инде ул. Алар йөреп кайткач тагын бер шаулашып алалар иде, планнарын раслаганнармы, нинди төзелешләр була, мәктәпне ник кызулатмыйлар икән һәм башкалар. Иң мөһиме бәрәңгенең суперэлита сортларн үстерү артачак, гомуми мәйданы совхоз буенча 450 гектар булачак икәне билгеле була. Яңа сортларын үстереп, казыганда бәрәңгенең һәр төбен аерым капрон капчыкларга салып саклау эше дәвам иттереләчәк икән. Киләсе көзгә бәрәңге күп булачак икән, рәхәтләнеп чүплә генә ...
Суперэлита бәрәңге дигәч, бер кызык искә төште. Бик ерак районнан сортлы бәрәңге алырга килгәннәр. Бу бәрәңге суперэлитамы дип кызыксына берәү. Сез кем дим. Колхозның баш агрономы дигәч, мин шаяртып, юк бу бәрәңгеләр супер-суперэлита дим. Бу абзый кеше уйланып торды да, мине бит суперэлита бәрәңге генә алырга җибәрделәр. Председательдән сорарга кирәк инде алайса, кайдан телефоннан сөйләшеп була ди. Мин совхоз конторасыннан дигәч, китә башлады. Беләм, беләм, без аның каршысындагы кунакханәдә йокладык. Берничә сүз белән андагы шартларны мактап та алды. Йөк машинасы янына барып җиткәндә куып җитеп, гафу итегез, мин шаярдым гына дидем. Аның куанганын күрсәң, чөнки төялергә чираты җиткән иде. Машиналар бик күп килә, Шушмабаш укучылары аралап җыйган сортлы бәрәңге шулай итеп бик күп җирләргә таралды да, таралды инде ул.
Әле бит сентябрь мәктәпнең төрле отчетлары, укытучыларның хезмәт хакларын билгеләү вакыты да. Ул елларда Шушмабаштан Арчага барып кайту үзе вакыйга. Бик яңгырлы ел иде. Мәгариф бүлегендә документларны тапшырып чыкканда караңгы төшкән иде инде, кайтырга бер нәрсә юк. Кайда кунарга дип уйланып торганда, бер машина килеп туктады. Шоферы “Северный” совхозына ничек барасы дип сорамасынмы. Минем ул вакыттагы шатлануымны әле дә аңлата алмыйм. Мин шунда кайтам дигәч, ул да сөенгән кебек булды. Кенәрнең асфальт юлыннын төшеп Ашытбашка таба бара башлагач абзый аптырады. Миңа шикләнеп карый башлады. Ә юл начарлана гына бара, урыны белән тоташ сулыклардан чыгабыз. Шофер шикләнеп борыла да карый, борыла да карый. Ул арада билгеле булды, ике көн элек бер юлчы аны үзенә кирәк авылга алдалап алып кайткан да төшеп калган икән. Ә ул бәрәңге алырга барган авыл бөтенләй икенче якта булып чыккан. Мин инде тегеләй аңлатсам да, болай әйтсәм дә ышанып бетмәде бугай. Бары тик Шушмабашка кергәндә юл аркылы зур хәрефләр белән язылган “Северный” сүзен укыгач кына йөзенә кеше кыяфәте керде. Төн уртасында кунакханәгә урнаштырып калдырдым. Юл хакы да алмады. Бәрәңгене Шушмабаштан бирсәләр мине эзләп табарсыз дигән идем, иртән үк чиратсыз төятеп җибәрдем. Бер-береңә яхшылык эшләп яши алсаң, дөнья үзенчә кызык бит ул. Хәзер андагы тип тигез итеп асфальт түшәлгән юллардан узганда бу хәлләрне искә төшереп сөйләп алам. Тормыштан зарланып йөрүчеләрнең колагына керә торсын дим.
Бу язманы мин үземчә горурланып язам, тормышта ничек булган шуны күрсәтергә генә телим. Без, ул чор укытучылары барыбыз да, илебез мәгариф системасы алдындагы җаваплылыкны дөрес аңлап, укучыларыбызга ныклы белем һәм тәрбия биреп, зур тормышка озатканбыз, аларның уңышларын күреп куанып яшәгәнбез. Укытучы өчен иң зур шатлык шул бит.
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы
Фото: Яңгырдан соң, 1978 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев