erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ак-Чишмәнең ак калфаклары

Рәхәтләнеп күңел ачтык

 Өлкәннәребезне гүя табигать үзе сәламли: кояш көлтә – көлтә җылы нурларын сибә, назлы җил башларына кагылып уйный, сарылы- кызыллы серле яфраклар үз телләрендә бәйрәм маршын башкара. Ак-Чишмә мәктәбенең спорт мәйданчыгына җыелган өлкәннәребез алтын көзле табигатькә хозурланган арада баянчыбыз Мөхәммәтханов Тәлгать сыздырып баян уйнап җибәрә. Талгын көй астында   Ак – Чишмә авылы  китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр. Өлкәннәребезгә Мөхәммәтдинов Тәлгать, Гафиуллина Гөлнур һәм Гүзәлия апалар, Мөхәммәтдинова Халидә матур җырлар, Жанна Алексеевна дәртле бию бүләк иттеләр.

  Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, социаль хезмәткәр Мөхәммәтдинова Фәрүдә пешереп алып килгән гөбәдия белән сыйланып, үзләре пешереп алып килгән милли ризыкларыбыздан авыз итеп, самавырда җырлый- җырлый кайнап утырган чәйләрдән эчеп,   нәфис сүз, моңлы җырлар тыңлап  өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, үзләре дә бик матур итеп җырлап күрсәттеләр, гармунга ияреп яшьләрчә биеп тә җибәрделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Өлкәннәр өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре