Бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бүген Арча үзәгендәге сугышчы-әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында зур чара булды. Анда алты районнан сугышчы-әфганчылар килгән иде.
Әлеге чара совет солдатларын әфганстан территориясенә кертүгә 41 ел тулуга багышланды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, "Сугышчан туганлык" җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин һәлак булганнарның рухларына дога кылды. Соңыннан аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев