erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларның ишегалды

6 августта Арчада, “Көнбатыш” микрорайонының 44 һәм 46 йортлары арасында ишегалды бәйрәме узды.

26 августта Арчада, “Көнбатыш” микрорайонының 44 һәм 46 йортлары арасында ишегалды бәйрәме узды.

Арчаны әйләнеп үтү юлы уңаенда олы юлның икенче ягында 18 күпкатлы йорт тезелеп киткән. Сүз менә шундагы йортлар турында. “Безнең ишегалды” дип аталган Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә, күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерү эшләре бара. Беренчеләрдән булып шушы ишегалдын матурлап, файдалануга тапшырдылар. Бу хакта без “Көнбатыш” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин белән сөйләштек.

Ирек бу вазыйфаны 2014 елдан бирле башкара. Шушы вакыт эчендә бәйгеләрдә катнашып, грантлар отты, грант акчасына шушы йортлар тирәсендә балалар өчен мәйданчык төзетте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы да, андагы балалар өчен куелган уен җайланмалары да грант акчасына алынган. Бу хакта шәһәр халкы хәбәрдар инде.

– Ишегалларын төзекләндерү буенча программа булдырылуы өчен Президентыбызга, аны тормышка ашыруга мөмкинлек биргән район башлыгына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Ирек Мизин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның белән әлеге йортлар тирәләрен карап йөрибез. Бу программа нәрсәләрне күз алдында тоткан? Йорт яннарында әлегә кадәр таш кына җәелгән иде. Хәзер бер башыннан икенче башына кадәр диярлек машиналар йөрү өчен юл, җәяүлеләр өчен тортуар салынган. Дөрес, соңгы йортка кадәр барып җитмәгәннәр, балалар мәйданчыгы янында тукталган. Алай ярты юлда калмас, дип ышанабыз.

– Моннан тыш йорт каршыларына яктырткычлар куелды, һәр күпкатлы йорт арасына я спорт җайланмалары, я кер элү урыннары ясалды. Подъездлар каршына бик матур итеп эскәмияләр эшләнде, – диде Ирек Минзин. – Балалар мәйданчыгы да читтә калмады. Яхшы сыйфатлы ком алып килеп җәйделәр, дүрт ягын да тоташтырып асфальтлап  велосипедта йөрү өчен уңайлык тудырдылар. Балалар рәхәтләнә инде биредә. Шулай ук “Западный” кибетеннән әлеге йортларга кадәр тротуар ясадылар. Аны астагы урамнарга таба да дәвам итәр, дип өметләнәбез. Чөнки кешеләр машина юлы кырыеннан ук барырга мәҗбүр.

Әлеге ишегалдын ачу тантанасы олылар өчен дә, балалар өчен дә бәйрәмгә әверелгән. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре кич буе аларның күңелләрен күргән. Үзешчәннәребез шул йортларда яшәүчеләр өчен зур концерт куйган. Балаларга төрле уеннар оештырылган. Игелеген күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре