Җәлил хәзрәт Фазлыев : «Яңа ел белән котлау —алдагы 365 көнең матур булсын, дип теләү ул»
Яңа ел бәйрәме якынлашу белән, «Бу — мөселман бәйрәме түгел», «Яңа елны каршыларга ярамый», «Әлеге бәйрәм белән котлашырга ярамый» дигән сүзләр йөри башлый. Мондый темаларны аеруча мессенджерлардагы төркемнәрдә күтәрергә яраталар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге сорауларга ачыклык кертте.
— Җәлил хәзрәт, мөселманнарга бер-берсен Яңа ел белән котларга ярыймы?
— «Хәерле иртә», «хәерле көн» дип телибез бит бер-беребезгә. Беркем дә гаепләми. Монысы - алдагы 24 сәгать яхшы булсын, дип теләү. Ә Яңа ел белән котлау — алдагы 365 көнең матур булсын,әйбәт булсын, дип теләү ул. Моның нәрсәсеннән куркасың инде. Телибезме, теләмибезме, ел исәбен шушы исәп белән алып барабыз, хисап тотабыз, эшне планлаштырабыз.
Монда бернинди дә шик-шөбхә була алмый. Менә миннән «Син ничәнче елгы?» - дип сорасалар, «1956 елгы» , - дип җавап бирәм. Бөтен кеше дә шулай ди. Хәзер ничәнче ел, дисәләр, «2025 ел, аннан соң 2026 ел килә» , - дибез. Сәгать исәбен алып барган шикелле бит инде бу. «Алдагы көнең матур үтсен», "елың матур узсын" дип теләргә ярыймы, дигән шик-шөбхә булырга мөмкин түгел.
Яңа ел бәйрәмен, өстәлләр корып, табын артында каршылау турында да фикерегезне ишетәсе килә.
— Ул бит инде табын үткәрүеңнән, аның хәләллегеннән тора. Без үзебез каршыламыйбыз, беркайчан да каршыламадык, ул гадәткә кергән инде. Ләкин каршылаган кешегә сүз әйтмибез. Яңа елны гына түгел, теләсә кайсы бәйрәмне өстәлгә хәмер куеп үткәрү дөрес түгел. Ә Корьән укып, вәгазь сөйләп, хәләл табын әзерлисең икән, куркырга кирәкми. Төп бәла - хәрам ризыкта, хәрам эчемлектә. Матур хәләл өстәл корып, туганнарың белән җыелып утыруның нинди куркынычы бар?
Менә «Яңа елны ничек каршыласаң, ул шуллай үтә» дигән сүз бар бит инде, әйеме. Ел буе "ирем эчә"дип зарланып йөргән хатын, исерткеч эчемлекләр куеп табын ясый да, иренә аракы эчертә. Бу — тагын ел буе айнымасын, махмырдан тилмерсен, дигән сүз инде. Бу - тилелекнең теге ягы!
Безнең җәмгыятьнең бөтен бәласе - хәмердә. Балаларыбыз тәртипле булсын дибез, ә үзебез, өстәлгә хәмер куеп, Яңа ел каршылыйбыз. Ел буе тәртипсезлек дәвам итсен , дигән ният белән корабыз табынны. "Яңа елны ничек каршыласаң - шулай үтә" булгач, әйдәгез, бер-беребезгә матур теләкләр телик, өстәлгә исерткеч эчемлекләр куймыйк. Аракы дигән афәт - бозыклыкның анасы.
Яңа елда балаларга бәйрәм күчтәнәчләре, бүләкләр бирәбез. Бу — ярый торган гамәлме?
— Без өйдә чыршы бизәмибез, балалар кечкенә вакытта да бизәмәдек, хәзер дә. Менә шулай кабул ителгән. Ә бүләк бирәбез. Кайсы кеше балаларын Чыршы бәйрәменә җибәрми . Башка балаларда исә «бәйрәмнәргә дә җибәрмиләр икән» дип, ислам диненә карата начар караш формалаша. Телибезме, теләмибезме бу - ислам динен тискәре яктан күрсәтү була. Монда бераз акыл белән эшләргә кирәк.Үсә төшкәч, үзләре барысын да аңлый башлый алар. Безнең дә балалар аңлады, оныкларыбыз да аңлап үсеп килә. Яңа елны да каршылаганыбыз юк, ләкин бәйрәм көннәрендә туганнар җыелышып алабыз, аннан бер җиребез дә кителми.
Шуңа күрә мин беркемгә дә «ник каршылыйсыз» дип әйтмим. «Тәүбә кылып, матур утырыгыз» дип кенә киңәш бирәм. Һәрнәрсәне акыл белән эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев