Бүләге белән котлыйбыз!
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе уздырган бәйгедә кызыбыз Алисә Ахунова бик матур костюм отты", - дип хәбәр итте безгә Иске Төрнәле авылыннан Дания Фәхриева. Алисә, җиңүең белән котлыйбыз!
Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучылар арасында бәйге оештырды. «Остазлар» брендының матур костюмы Арчадан Алисә Ахуновага эләгә.
– Газетаны электән әти-әниләр алдырды, - дип сөйләде Алисә. - Бәйге турында ишеткәч, газетага барып язылдым да бәхетемне сынап карарга булдым. Үзегез беләсез, моңарчы да төрле конкурсларда катнашканым булды. Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә дә үземне сынап карадым. Бу бәйгенең нәтиҗәсен зур түземсезлек белән көттем. «Бүләк миңа булыр», – дип, күңелем белән сизендем. Белгәч, бик нык сөендем. Шунда ук әти белән әнигә шалтыратып, сөенче алдым. "ВТ"га, «Остазлар» бренды хуҗасына да бик зур рәхмәт"
.
Костюмы бигрәк матур булган. Үзенә килешеп тора. Размерын каян белгәннәр? "Размерын, төсен, фасонын үзем сайлап алдым. Нәкь мин теләгәнчә тегеп бирделәр", - диде Алисә.
Алисә, костюмың бигрәк килешле, җылы тәнеңдә туздырырга язсын!
Алисә Арчада яши. Арчаның 7нче балалар бакчасында физик тәрбия алып бара.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев