erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алтын туй

15 май - Халыкара гаилә көне.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу бәйрәм көнендә, район башлыгы И.Г.Нуриев Вәлиулла Шәйхуллович һәм Хасибә Мингазеевна Гатауллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады.
Гатауллиннар гаиләсе районда хөрмәтле һәм танылган кешеләр. Вәлиулла Шәйхуловичы район эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыга, подполковник, Хәсибә апа үзен китапханә эшенә багышлый. Бүген алар районның мәдәни чараларында актив катнашучылар. Вәлиулла абый җырлый, Хәсибә апа шигырьләр сөйли, бергәләп «Сүнмәс дәрт»драма театрында уйный алар.
- Гаилә юбилеегыз белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Сезгә бәхет телим. Үзегезгә карата һәрвакыт игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәргә насыйп булсын!, - диде Илшат Габделфәртович, юбилярларны котлап.
ГХАТ бүлеге исеменнән без дә Гатауллиннар гаиләсен тагын бер кат котлыйбыз! Бәхет һәм сәламәтлек сезгә - якын-тирәдәгеләрне сөендерегез һәм илһамландырыгыз, чөнки сез-үсеп килүче буын өчен менә дигән үрнәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР

2
X