erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апрель туар, яр тулар, дигән борынгылар

Сүз язгы ташулар турында барганын аңлагансыздыр. Искечә апрель 14 апрельдә генә “туа“ әле, гадәттә яр тулган, боз киткән вакыт шул көннәргә туры килә.

Республикада төньяк районнарда кар иң күп яуган, безнең районда әле дә басуларда урыны белән ярты метр кар ята. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов елгаларда, буаларда суның үзгәрешен контрольдә тотабыз, ди. Әлегә борчылырлык урын юк. Су басу куркынычы булган зонада Кәче, Апаз авыллары бар. Көтек, балык хуҗалыгы буаларында да әлегә су күтәрелү күзәтелми. Әмма хәл тиз үзгәрергә мөмкин, шуңа уяу булырга кирәк.

Язгы ташулардан соң кыр эшләренә дә ерак калмый. 25 мартта “Игенче“ хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сүз шул турыда барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров алда торган бурычларга тукталды.

“Игенче“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Иң зур мәйданны биләүче әлеге хуҗалык елдан-ел матур уңышларга ирешә. Бөртекле культуралар белән бергә, бәрәңге, рапс, шепкән, җитен, көнбагыш кебек сорау зур булган культуралар игәләр, яхшы уңыш алып, яхшы гына табыш алалар. Терлекчелектә дә исәпләре зурдан – азык үзәге, 800 башка исәпләнгән комплекс төзергә җыеналар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов 2023 елгы эшкә йомгак ясап: “Ел үсемлекчелек өчен уңайсыз килде, дисәк тә, дөрес технология кулланган, чәчү әйләнешен саклаган, ашламалар керткән хуҗалыкларда уңыш әйбәт булды“, – диде. Азык культуралары белән дә шулай. Мәйданнары зур, уңышы аз. Иске үләннәрдән, ел ничек килсә дә, мул уңыш алып булмый. Мөмкин кадәр дымны саклап калырга, кыска срокларда тырмаларга, чәчәргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров: “Заманча һәм төзек техника булганда гына кыр эшләрен агротехник срокларда башкарып чыгып булачак, – диде. – Тракторларның – 93, чәчү комплексларының 80 проценты әзер. 2023 елда 550 млн сумлык техника, тагылма агрегатлар алынды“.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Дилә Бульмакова орлыкчылыкка булган таләпләрне аңлатты. “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов техник карау тәртибе, таләпләрне үтәмәүдән килеп чыккан гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Хезмәтне саклау буенча белгеч Илшат Нәбиуллин техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләпләрне искә төшерде.

Соңыннан “Игенче“ хуҗалыгында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникага күргәзмә техник карау уздырылды. Амбарда Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең  район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов үсемлек авыруларына каршы көрәш чаралары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X