Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды
Арча агросәнәгать көллиятен быел 164 егет һәм кыз тәмамлады.
30 июньдә үткән тантанада аларга дипломнар тапшырдылар.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Ул үзенең тәбрикләү сүзендә әлеге уку йортының район өчен бик тә әһәмиятле булуын әйтеп үтте. Чөнки авыл хуҗалыгын, башка тармакларны кадрлар белән тәэмин итү проблемасы кискен тора. Үзебезнең районда булуы белән дә уңайлы, көллият җитәкчелеге хуҗалыклар белән тыгыз элемтәдә. “Сезнең уңышлар белән горурланабыз, ата-аналарга, укытучыларга, остазларга зур рәхмәт“, – диде район җитәкчесе.
– Кыр эшләре вакытында безнең студентларны хуҗалыкларда кочак җәеп каршы алалар, – ди көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. – Алар тракторда да эшли, урып-җыю чорында комбайнга утыра. Басуларда быел өлгереп килгән мул уңышта аларның өлеше булу белән горурланабыз.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин биредә белем алып, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә өлеш кертергә өлгергән студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шуларның берсе – Мөндеш авылында уңышлы эшләүче фермер Хәлим Гариповның улы Булат. Укытучылар да бик мактады, кечкенәдән хезмәт итеп үскән егет ул Булат.
“Курса МТСы“ ширкәтендә әлеге көллиятне тәмамлаган ир-егетләр күп. Быел менә Илнар Камалов диплом алырга тиеш иде. Имтиханнарны тапшырып бетерүгә бер төркем студентлар ил алдындагы бурычларын үтәргә киткән. Илнар уку белән бергә тракторда да эшләгән, Рәхмәт хатының берсе аңа адресланган иде.
Көллияттә хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә, шул ук вакытта сәнгать, спорт өлкәләрендәге уңышлары белән куанырлык. Һөнәри конкурсларда матур җиңүләр яулыйлар. Быел укуны тәмамлаучыларның 14е югары уку йортларына барырга теләк белдергән.
Бик мәгънәле, матур итеп оештырылган иде бу кичә. Башта дүрт ел озак кебек тоелса да, үтте дә китте бу еллар дип, моңсуланып сөйләде егетләр һәм кызлар, укытучылар. Алда олы тормыш юллары көтә, уңышлар телик үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев