Арча агросәнәгать көллиятенә элеккеге укучысы кереп чыккан һәм шаккаткан
Бу турыда көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев сөйләде. Фотода Лесхоз мәктәбе укучылары көллияттә. Аларга бигрәк тә заманча җиһазлар ошый.
Көллият директоры йомыш белән редакциягә кергән иде. Шунда сөйләшеп утырдык. "Элек безнең көллияттә укыган укучы кереп чыкты. Үзе укыган һәм практик һөнәр үзләштергән бүлмәләрне карады. Һәм үзгәрешләргә исе китте, - дип сөйләде Зөлфәт Дәүләтбаев. - Икенче көнне малае белән килеп документлар тапшырдылар. Аның улы башка көллияттә укыган. Дәүләт программалары нигезендә көллияттә ремонтлар үткәрелде һәм үткәрелә, җиһазлар яңартыла". Лесхозга көллияткә автобус барамы, тулай торакта барлык студентларга да урын җитәме дип сорадык. "Үзебезнең автобус дүшәмбе көнне иртән авыллар аша Арчага килә һәм Арчадан Лесхозга кайта. Җомга көнне дәресләрдән соң студентларны өйләренә алып кайтып китә", - диде директор. Тулай торакта барлык студентларга да урын җитә, диде ул.
Мәктәпләрдән дә көллияткә сәяхәткә киләләр. Һәм бик ошаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев