erid:2VtzquqpS7d
Арча филиалы беренче!
Арча яңалыклары

Арча филиалы беренче!

Бүген Казанда үткән шахмат турнирында «Татавтодор»ның Арча филиалы командасы җиңү яулады.

Команда составында филиал җитәкчесе урынбасары,  районның шахматчылар династиясе вәкиле Назыйр Фәттахов,  электрик Мәһди Фәйзрахманов һәм филиалның Әтнә участогы механигы Илгизәр Галиәхмәтов уйнады. 

Турнирда "Татавтодор"ның тугыз филиалы һәм үзәк идарә командалары катнашты. Ун команда арасында беренчелекне яулаган якташларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев