Арча, яңа елда да бергә булыйк
Волонтерлар котлый
2025 елда махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү буенча зур эш башкарылды. Ничә гуманитар колонна җибәрелде, аннан тыш күпме машина гуманитар йөк илтеп кайтты. Бу эшкә олысыннан кечесенә кадәр бөтен халык кушылды. Балалар хатлар язды, үз куллары белән төрле әйберләр җибәрде, аларга әти-әниләре, укытучылар, тәрбиячеләр кушылды, өлкәннәр токмач җәйде, кәбестә тозлады, маскировка өчен челтәр үрде, мендәр текте һәм башка эшләрне башкарды. Бер оешма, предприятие, учреждение, шәхси эшмәкәр читтә калмады. Ә волонтерлар хезмәте - әйтеп бетергесез зур.
"Без бергә, Арча" волонтерлар төркемен беренчеләрдән булып оештырып, әлегә кадәр алып баручы Алинә Латипова һәм Алсу Нурмөхәмәтова бөтен район халкын якынлашып килүче яңа ел белән котлап, рәхмәтен белдерә, яңа елда да бердәм булырга чакыра.
Видеокотлауны Телеграмда карый һәм тыңлый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев