erid:2VtzquqpS7d
Арча көрәшчеләре Мөслимгә барды
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Мөслимгә барды

Уңышлар бармы?

 Мөслимдэ көрәшче һәм судья Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышланган  VII республика турниры булып узды. 

Бу көрәш ярышларында  2009-10, 2011 нче елгы hэм аннан яшьрәк егетләр 12 улчәу авырлыгында бил алышты. Мөслим белән Арча арасы якын ара булмаса да, әти-әниләр белән берлектә, тренер Саләхов Марат Радикович 8 яшь көрәшчене алып барды бу ярышка. Турнирда республикабызнын 11 районыннан 127 көрәшче  катнашты.
Фәйзрахманов Аяз (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саләхов Марат) - 1 нче урында.
Ахунов Самир (6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин ФәнилФ.) - 2 нче урында. Котлыйбыз!
Вакытларын кызганмыйча, уз транспортларында балаларны ярышка алып барганнары өчен "Арча"спорт мәктәбе җитәкчелеге әти-әниләргә зур рәхмәт әйтә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев