Арча кызлары - һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре
Узган ел ахырында Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы узды. Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты, финалга шуларның яртысы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклап, җиңү яулачы Арча кызлары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова да бар
“Профессионаллар” чемпионатында бәйгеләр берничә юнәлештә (компетенциядә) уза. Арча 1нче мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы кызлар көчләрен “Әйдаманнар эшчәнлеге” компетенциясендә сынады һәм Татарстанда – беренче, Санкт-Петербургта өченче урынны яуладылар.
Кызларны бәйгегә әзерләгән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина, экспертлары Энҗе Гыймаева һәм җиңүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләштек.
– Һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионаты ‒ иң ихтыяҗ зур булган компетенцияләр буенча һөнәри күнекмәләрне күрсәтүгә юнәлдерелгән ярышлар ул. Әлеге ярышлар берничә этапта барды: региональ, региональара, финал. “Әйдаманнар эшчәнлеге”, “Балалар һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре буенча региональ этаплар безнең көллияттә узды. Көллияттән һәм районыбыз мәктәпләреннән 9 студент һәм укучы катнашты. Гимназия классы укучылары Регина Абрарова (остазы – Лилия Галимова), Зәлинә Гыйләҗева (остазы – Жанна Гарипова), студентыбыз Лира Долматова (остазы – Лилия Маликова), Арчаның 1 мәктәбе укучылары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова (остазлары – Энҗе Гыймаева) – санап кителгән компетенцияләрдә алтын, көмеш, бронза медаль яулаучылар. Быел “Профессионаллар” һөнәри осталык Чемпионаты Финалы Санкт-Петербург шәһәрендә “Әйдаманнар эшчәнлеге” компетенциясе буенча үткәрелде. Әлеге чарада районыбыз укучылары да катнашу, җиңү яулаулары безнең өчен әйтеп бетергесез горурлык һәм дәрәҗә, – диде Гөлнара Хәбибуллина.
Динә белән Алисә әлеге чемпионатта беренче тапкыр катнашканнар. Аның турында кызлар районыбызда әйдаманлык эшендә актив булган педагогия көллияте укытучысы Энҗе Гыймаевадан ишетә һәм көчләрен сынап карарга була.
– Бу чемпионат турында элек тә ишеткәнебез бар иде. Тик аның шуның кадәр масштаблы чара икәнен күз алдына да китермәдек. Бәйге яшьләрдәге булган сәләтне, мөмкинлекләрне ачарга ярдәм итә, – диде кызлар.
Бәйгедә төрле төбәкләрдән һәм төрле эш тәҗрибәсе булган әйдаманнар катнашкан. Динә белән Алисәнең әлегә әйдаман булып эшләгәннәре булмаса да, әлеге юнәлеш белән кызыксынулары көчле һәм максатлары төпле булганга, җиңүгә ирешкәннәр.
– Әйе, без әле әйдаман түгел, тик шулай да, илкүләм бәйгедә алган нәтиҗәләребез һәм анда туплаган тәҗрибәбез буенча, бүген үк әйдаман булып эшләргә әзербез. Бу юнәлешкә безне беренче чиратта Энҗе Даниловна гашыйк итте. Балалар белән эшләү зур җаваплылык булса да, аларның дусларына һәм остазларына әйләнеп эш итсәң, алай ук катлаулы түгел икәнен аңладык, - диде Алисә.
Чемпионат берничә этаптан торган һәм һәр этапта катнашучыларның эшләрен хөкемдарлар бәяләп, нәтиҗә ясаганнар.
– Хөкемдарлар бик гадел иде. Һәр эшебезне бөтен нечкәлегенә кадәр тикшерделәр. Теоретик өлештә проектларны якладык. Практикада – балалар белән эшләдек. Беренче чиратта безнең балалар белән ничек эшләвебез, төрле вәзгыятьтән чыгу юлларын таба белүебез бәяләнде, – диде Динә.
Чемпионатның башыннан ахырына кадәр кызлар белән булучы Энҗе Гыймаева да горурлык хисләре белән бүлеште.
– Бик зур хезмәт башкарылды. Кызлар белән сокланам һәм горурланам. Алдагы елларда башка егет-кызларны да үз көчләрен сынап карарга чакырам. Бары курыкмаска, яңалыкка омтылырга һәм көчегезгә ышанырга кирәк, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев