Арча районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе подполковник Айрат Гобәйдуллинның бәйрәм котлавы
Хөрмәтле Арча районы халкы!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел барыбыздан да җаваплылык, бердәмлек һәм уяулык таләп итте. Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда җәмәгать тәртибен, гражданнарның тормышын һәм милкен саклау буенча үз бурычларын намус белән үтәде. Бу эштә без халыкның аңлавына һәм ышанычына таянабыз.
Бүген иминлек мәсьәләсе аеруча әһәмиятле. Терроризмга каршы тору – уртак бурычыбыз. Шикле әйберләр, сәер гамәлләр яки куркыныч хәлләр турында вакытында хәбәр итү фаҗигаләрне кисәтергә ярдәм итә. Уяулык һәм битараф булмау – иминлекнең нигезе.
Шулай ук мошенниклык очраклары арта. Телефон һәм интернет аша алдауга ышанмавыгызны, банк карталары мәгълүматларын чит кешеләргә бирмәвегезне сорыйбыз. Олы яшьтәге якыннарыгызны да кисәтегез.
Эчке эшләр бүлеге алга таба да районда тынычлыкны һәм законлылыкны тәэмин итү өчен эшләячәк. Әмма иминлек – безнең уртак эшебез.
Яңа ел һәр йортка тынычлык, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм муллык алып килсен. Яңа ел белән, кадерле арчалылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев