erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча районы полициясенә яңа җитәкче билгеләнде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча идарәсенең яңа җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Айрат Гобәйдуллин билгеләнде

Элегрәк Айрар Гобәйдуллин ул Россия ЭЭМның Казан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән.

Татарстан Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов бүлекчәнең шәхси составына һәм район җитәкчелегенә Гобәйдуллинны тәкъдим итеп, җитәкчелекне алыштыру район полициясенең эш темпына уңай йогынты ясаячагын һәм аның нәтиҗәлелеген арттырачагын билгеләп үтте.

Ул яңа җитәкче район җитәкчелеге белән дә, прокуратура һәм суд коллегалары белән дә дөрес хезмәттәшлек урнаштырыр, бу хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирер, дип ышаныч белдерде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев