Арча районы укытучысы Мәскәүдә узган Бөтенроссия форумында Татарстанны тәкъдим итә
Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева 2026 елда башкалада уза торган Бөтенроссия агротехнологик белем бирү форумында республика делегациясе составына керде.
Зур чара Мәскәүдә бөтен Россиядән иң яхшы укытучыларны, методистларны һәм профильле белгечләрне җыйды. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать иттеләр, алар аграр сектор өчен кадрлар әзерләүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Форумда Татарстан Республикасын 11 укытучыдан торган делегация тәкъдим итте. Алар арасында –Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева да бар. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның өчен форумда катнашу – башка төбәкләрдәге коллегаларның тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге генә түгел, ә республикада агротехнологик белем бирүне үстерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев