erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында уракка төштеләр

“Казанка“ ширкәтендә урак өсте башланды

Газетаның шушы номерын әзерләп бетереп килгәндә район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров шалтыратты: берәр сәгатьтән “Казанка“ ширкәтендә арыш суга башлыйлар!

Мондый хәбәрне без дә көтеп торабыз инде, элек-электән уракка төшәр көнне дулкынланып көтеп алганнар. Без дә Казиле басуына юл тоттык. “Казанка“ һәрвакыт беренче инде, җитәкчесе дә, халкы да мактап бетергесез.

Бер чүп әсәре булмаган чиста  арыш басуында өр-яңа комбайн эшләп йөри. Җитәкче Айдар Сабировның машинасы басу кырыенда тора. “Айдар Фәритович кайда?“ – дип сорыйбыз. “Әнә комбайнда“, – диләр.

Комбайн килеп туктауга кабинадан чыгып баскычтан хуҗа үзе төште. Кулында ашлыкның дымлылыгын күрсәтә торган прибор. Бераздан комбайнчы – баш инженер Фаил Хәлиуллин да төшеп җитте. “Дымлылык көн саен кими, – ди Айдар Сабиров. –  Эшне башларга вакыт, шулай әкренләп керешергә булдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкта дүрт комбайн, комбайнчылары менә дигән. Кайбер елларны алар уракны тәмамлаганда кайберәүләр башлап кына килә әле.

Хәерле сәгатьтә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев