erid:2VtzquqpS7d
Арча районының дүрт педагогы республика грантына лаек булды
Арча яңалыклары

Арча районының дүрт педагогы республика грантына лаек булды

Конкурс нәтиҗәләре буенча укытучылар 50 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнде.

Арча районы укытучылары республика күләмендә зур уңышка иреште. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыручы, туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән республика бәйгесендә районның дүрт укытучысы җиңү яулады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәркайсы 50 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнде.

Грант ияләре:

Арча шәһәрендәге 6 нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Миләүшә Мидхат кызы Шаймуллина;
Арча шәһәрендәге 7 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Алсу Мостафа кызы Фәйзуллина;
Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Сәйфелхан кызы Таҗиева;
Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Ринат кызы Фазуллина.

Әлеге җиңүләр – Арча районы педагогларының туган телне, милли мәдәниятне һәм тарихны саклау һәм үстерү юнәлешендәге нәтиҗәле хезмәтенең ачык дәлиле.

Чыганак: Арча районы мәгариф идарәсе
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев