erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча үзәк китапханәсендә китап укучылар конференциясе узды

Чара район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Арча үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан китап укучылар конференциясе узды. Чара район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Анда танылган якташларыбызның, шул исәптән Гомәр Бәширов портретын ясаган рәссам Рәшит Гаимов та чакырылган иде.  Әлеге портрет Казан арты тарих-этнография музеенда үз урынын алган инде.

Рәшит Гаимовның әнисе Ашытбаш авылыннан. Казанда туса да, Ашытбаш авылына балачактан кайтып йөри. Шуңа да ул Арча ягын якын итә, үзенең туган ягы итеп саный. Рәшит Хәмитович "Казан арты" тарих- этнография музее белән даими хезмәттәшлектә, иҗат эшләре музей экспозициясендә аерым урын алып тора. Музейда Рәшит Гаимов иҗатын чагылдырган күргәзмә эшли.

Конференциядә беренче сүз Гомәр аганың якташы Яңа Сала китапханәчесе, Гомәр Бәширов музей бүлмәсе җитәкчесе Фәридә Борхановага бирелде.

Шулай ук Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы  Миләүшә Зарипова, Түбән Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Хамидуллина, Урта Курса мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузиля Юнысова, Иске Ашыт мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфирә Галиева, икенче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Забирова чыгыш ясады. Язучы әсәрләренә анализ ясалды, өзекләр укылды, бергәләп “Җидегән чишмә” җыры башкарылды.

Х.Фәйзрахманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре