Ел ахырында һәркайсыбыз эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Безнең эш - укучыларны яңалыклар белән таныштыру. 2025 ел буе сайтыбызда чыккан язмаларга күзәтү ясап, иң күп укылган язмаларны ачыкладык
Укучыларыбыз беренче чиратта Арча районы яңалыклары белән кызыксына һәм «Район яңалыклары» дигән бүлеккә күбрәк керә.
Ел буена сайтыбызда 830 мең 75 керү бар. Кемдер безне эзләп таба, кемдер социаль челтәрләр аша керә, кемдер сылтама аша уза.
Иң күп укылган язмалар:
- Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган «Алтын гомер көзем» бәйгесе
- «Салават Фәтхетдинов гаиләсендә куаныч» дигән язма
- «Раис Татарстана утвердил дату празднования национального праздника Сабантуй» язмасы
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев