Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды
Бүген Арчада өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды.
Ярминкәдә җаның ни тели шул бар. Хәзер кибетләрдә товар күп булса да, бездә халык ярминкәләрне көтеп ала. Озаграк үтми торса , кайчан үткәрәләр, дип сорап торалар. Моның сере , миңа калса, товар кытлыгында да түгел, ә ярминкәләрнең чын бәйрәм рухында узуы.
Бүгенгесе дә җыр-моңга үрелеп әллә кайдан үзенә чакырып тора. Халык хәзер товар алырга гына түгел, ә шул күңел күтәренкелеге һәм үзара аралашу өчен дә йөри ярминкәләргә.
Инде Арчаның үзендә мал асраучылар калмады диярлек, шулай да алып килгән терлек азыгы да сатылып беткән.
Ел да мондый ярминкәдә халыкны социаль яклау бүлеге өлкәннәргә алган товарларын машина белән кайтарып бирүне дә оештыра.
Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп кайнар чәй белән дә сыйлый.
Оештыра беләләр бездә ярминкәләрне, дип әйтәсе генә кала. Афәрин!
Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев