erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бокс ярышы өч көн барды!

Арча станциясендәге күп функцияле үзәктә бокс буенча Арча шәһәре беренчелегенә ярышлар өч көн барды

Ярышларны Арча шәһәре һәм Татарстан Республикасының бокс буенча зона федерациясенең күзәтү советы рәисе Марат Галиев һәм тренер, район бокс федерациясе җитәкчесе, халыкара класслы спорт остасы Гөлүсә Галиева алып барды.

Гөлүсә Галиева  әле апрель ахырында гына Сербия башкаласы Белградтан бокс буенча Европа чемпионатыннан кайтты. “Бу халыкара ярышта мин Татарстан Республикасыннан бер үзем катнаштым, – дип сөйләде Гөлүсә Маратовна. – Мин анда тренерым әти (Марат Галиев) белән Россиянең җыелма командасы составында бардым. Россиянең җыелма командасы ярышта беренче урынны алды. Бокс белән 7 яшьтән шөгыльләнәм. Бокс миңа бик ошый. Ни өченме? Беренчедән, ул бик шәхси, икенчедән, характерны ныгыта, өченчедән, бокс матур спорт төре. Мине бокс-ка әти алып килде. Сабый балага башта кызык булды, күңелле, яңа иптәшләр таптым, аннан җитдирәк шөгыльләнә, ярышларда катнаша башладым, беренче җиңүләр, уңышлар... Ярышка төрле шәһәрләргә, илләргә йөрибез. Халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә ирештем”. Гөлүсәнең җиңүләре турында озак сөйләп булыр иде. Сүз озынга китмәсен өчен, Гөлүсәнең 19 апрельдә булган җиңүен әйтеп үтәбез. Хабаровск шәһәрендә бокс буенча Халыкара турнир узды. Әлеге ярышта Гөлүсә Галиева җиңү яулады. Котлыйбыз!

Спортчылар Арча, Балтач, Саба,  Түбән Кама, Яшел Үзән, Казан, Первоуральск, Медведово, Новочебоксарск шәһәрләреннән килде. Барысы 123 спортчы көч сынашты. Беренче көнне 23 пар көрәште.

Абруйлы судьялар хөкем итте. Алар – Бөтенроссия категорияле судья Чувашстаннан Виталий Николаев, беренче категорияле судьялар Яшел Үзән шәһәреннән Юрий Таланов, Казаннан Александр Патрушев, Арчадан Азамат Галиев, Илнур Хөсәенов, 2нче категорияле судья Али Галиев. Галиевлар гаиләсе турында аерым әйтеп үтәм. Алар әлеге спорт чарасында бөтен гаиләләре белән катнашты. Гаилә башлыгы Марат Галиев, хатыны Ләйсән, кызлары Гөлүсә,  уллары Азамат һәм Али, башлангычта укучы кызлары Гөльяз – барысы да боксчы! Гөльяз бу ярышта катнашып, оста уен күрсәтеп, 1нче урынны алды! Афәрин! Арча данын яклаучы боксчылар гаиләсенә исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез!

Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин бокс дип җанатып йөрүчеләрнең берсе.  Үзе дә татарча көрәш белән шөгыльләнгән. Улы Рәйхан Хәбибуллин бокска йөри. Яңа Кенәрдән Арчага кадәр күпме ара үтеп киләләр! Әле кайтасы да бар бит. Атнага өч тапкыр. Ул гынамы, Рәйхан Арча сәнгать мәктәбендә баян түгәрәгенә дә йөри. Ярышларны ачу тантанасында Рәйхан баянда уйнап, әлеге спорт ярышына бәйрәм рухы өстәде. Алдан булса да әйтеп куям, Рәйхан 62 кг.лылар арасында 1нче урынны алды. Һәм менә ярышлар тәмамланып, күпме генә вакыт үтте, Рәйханда тагын җиңү! Монысы инде Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар ярышында. Котлыйбыз!

Нәтиҗәләр (Арчалылар)

2014-2015 елгы боксчылар

30 кг - Шәрәфиев Илдан – 3нче урын

38 кг - Баһаветдинов Илназ – 2нче

44 кг - Годжаев Рамин – 3нче

 2012-2013 елгылар 

32 кг- Сәйфетдинов Аяз – 2нче

36 кг- Вәлиев Эдуард – 3нче

38 кг- Вафин Әскар – 3нче

40 кг - Сабиров Ислам – 2нче

48 кг- Әхмәтҗанов Әмир – 3нче

 

2010-2011 елгылар

46 кг - Йосыпов Ислам – 2нче

52 кг - Әхмәдуллин Әмир – 1нче

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

56 кг - Калымбетов Таһир – 2нче

60 кг - Сироджитдинов Алиджон – 2нче

64 кг - Галиев Раян – 2нче

80 кг - Шутилев Тимур – 1нче

80 кг - Сафин Илмир – 2нче

 2008-2009 елгылар

40 кг - Гафуров Илназ – 1нче

40 кг - Әхмәдуллин Нәзир – 2нче

48 кг - Йосыпов Ильяс – 2нче

48 кг - Заһитов Рамил – 3нче

54 кг - Савченко Артур – 2нче

62 кг - Хәбибуллин Рәйхан – 1нче

66 кг - Касыймов Ильяс – 2нче

66 кг - Гыйләҗиев Искәндәр – 3нче

76 кг - Әхмәтҗанов Әмир – 1нче

2013-2014 елгы кызлар

34 кг- Галиева Гөльяз – 1нче

 2008-2009 елгы кызлар 

75 кг - Трофимова Юлия – 1нче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев