erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Донор көне” ничек узды?

Донорлар көне район Мәдәният йортында үткәрелде. Репортаж язарга килгәндә иртәнге сәгать 11нче яртылар булгандыр. Киләсе кеше иртәнге якта килеп беткәндер дисәм, чират! Яшьләр дә, олырак яшьтәгеләр дә бар.

Аякка бахиллылар киеп, эчкә үттек. Бар да тәртип белән оештырылган. Анкета тутыралар, теркәләләр. Аннан лабораториядә гемоглобин һәм группага кан анализы бирәләр. Табибка керәләр. Кан басымнары, авырлыклары үлчәнә. Бар да яхшы булса, кайнар чәй эчеп, кан тапшыру бүлмәсенә узалар.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министр-лыгының республика буенча кан үзәгенең күчмә мобиль бригадасы җитәкчесе, табиб Хәйдәр Абдрахманов һәркемне үзе кабул итте. “Рәхмәт Арча районы халкына, бик актив киләләр, – диде ул. – Арча районы “Донор көне”н оештыру буенча башка районнарга караганда иң яхшылардан санала. Башка районнарда 50-60 донор булса, сездә иң кимендә 100ләп кеше кан бирергә килә. Рәхмәт район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Илшатовичка, “Донор көне” өчен җаваплы табиб Рамил Рафиловичка һәм башка медицина хезмәткәрләренә, әйбәт оештырганнар. 18 яшьтән, авырлыгы кимендә 55 килограмм булган, анализлары әйбәт һәркем кан тапшыра ала. Бүгенге көндә нинди генә дару уйлап чыгарсалар да, канны алмаштыра торган препарат юк әле. Хәтта бер тамчы кан да кеше гомерен саклап кала, дип әйтәләр”.

Кан бирергә килүчеләрнең кәефләре яхшы. Әнә, Арчаның балалар бакчасы тәрбиячеләре тезелешеп утырып, чиратларын көтәләр. Фотога да төшереп алдым үзләрен. 
Мин биш бала әнисе, – дип сөйләде Арчаның 4нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Раушания Закирова. – 39 яшьтә. 13нче тапкыр кан тапшырам. Кан тапшыруны мин үземнең бурычым дип саныйм. Бигрәк тә балаларга кирәк кебек ул миңа. Операция вакытында. Ана йөрәге сизә... 

“Кан биргәч, сез үзегезне ничек хис итәсез?”. “Рухи һәм физик яктан да канәгатьләнү хисләре кичерәм, ничектер чистарып киткәндәй булам...”. Раушания Наилевна янәшәсендә –  Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Рамия Нәбиева, Венера Искәндәрова, ә Алсу Гаффарова 10нчы тапкыр кан бирергә кереп киткән! Рамия “Донор көне”нә беренче тапкыр килгән.  Ә Венера Вәгыйзовна инде 13нче тапкыр кан тапшыра. Кан бирүне алар игелекле эш, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү, дип саныйлар. Афәрин, Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре ел да “Донор көне”ндә актив катнашалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче бер төркем кан бирү бүлмәсенә керергә әзер торалар. Алар белән дә сөйләшеп алдык. Бу төркемдә күбрәк ир-атлар. 65 яшьлек Габделмәннәф Сәмигуллин, 31 яшьлек Рүзәл Хәлфин, 34 яшьлек Альберт Гарипов һәм медицина хезмәткәре Рания Искәндәрова. Донор булуның кеше гомерләрен саклап калучы изге гамәл икәне турында сөйләштек. “Бер 5 тапкыр бирәмдер инде мин кан, – диде Альберт Гарипов. – Үземне яхшы хис итәм. Дус егет Азат өндәде. Ул инде Мактаулы донор.  Башкаларны да донор булырга чакырам”. “Мин 2014 елдан бирле донор. 10нчы тапкыр кан тапшырам. Рәхәт булып китә... Күңелгә дә, организмга да”, – диде Рүзәл Хәлфин. 

Кан алу бүлмәсендә ике шәфкать туташы дүрт кушеткадагы донорларга хезмәт күрсәтә. Таныш донорларны да күреп алдым. Әнә, түрдәге кушеткада – Арча педагогика көллияте укытучысы Гөлзада Минһаҗева. Донорлар көнендә очрашмый калган юк. “Тагын очраштык”, – дип елмайды ул да. Гөлзада ханымда сирәк очрый торган 4нче төркемдәге кан. Шуңа да медицина хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырып алырга мөмкиннәр аны. Рәхмәт, шундый кешеләр булганга! Район үзәк хастаханәсендә балалар бүлегендә эшләүче Руфия Шәйхетдинованы да танып алдым. Ул 12нче тапкыр донор! Шушы ук  педиатрия бүлегендә эшләүче Лилия беренче тапкыр кан бирергә әзерләнә. Әле процедура башланмаган. “Куркасызмы?” – дип сорыйм. “Юу-ук”, – дип елмая ул. Каршыдагы кушеткада – кибеттә эшләүче Йолдыз. “Дүртенче тапкыр киләм”, – ди.

Берәүләр тапшырып чыгып китә, икенчеләр керә. Терапия бүлеге шәфкать туташы Мактаулы донор Клара Хәлиуллина да килми калмаган. Зур Бирәзәдән Фәнис Фазылҗанов беренче тапкыр килгән. Йөзү тренеры Евгений да биредә. “6нчы тапкыр донор”, – ди.

Иртәнге сәгать 8дә башланган “Донор көне” сәгать 3кә кадәр дәвам итте. 103 кеше кан тапшырырга килгән, шуның 17се төрле сәбәпләр аркасында бу процедураны үтмәде, 86 кеше донор булды.
Кан тапшырган өчен 990 сум акча да бирәләр. Кызыгырлык акчамы? Әлбәттә, юк. 990 мең сум булса әле ул, акчасына кызыгып, донор булалар дияр идең. Дөрес, юл өчен булса да, ярап тора инде ул акча. Хәер, акчадамыни хикмәт, иң мөһиме – донорлар алар башкаларга тормыш бүләк итәләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев