Бушка - попкорн, татлы сулар
Арча шәһәрендә балалар мөселман киноклубын сынау рәвешендә эшләтеп карау булды. Хәзер план нигезендә һәр шимбә пәйгамбәрләр һәм изгеләр турында балаларга фильмнар күрсәтелә. Фильмнарны ачык һавада рухи-мәгърифәт үзәге каршына куелган экраннан карарга була. Шунда ук попкорн, тәмле сулар да тәкъдим итәләр. Бар да бушка. Рәхим итегез. Кино кичке 8дә башлана.
Нет комментариев