Арчада ике машина бәрелешкән
Йөртүче һәм ике пассажир тән җәрәхәтләре алган
4 февральдә Питомник турысында ике “Приора” катнашында юл һәлакәте булды.
Ягулык салып чыкканда берсе икенчесенә юл бирми, нәтиҗәдә бәрелешәләр. Икенчесенең йөртүчесе һәм ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
19 мартта Арчаның Банк урамында “Нива” машинасы чигенгән вакытта юл читендә басып торучы бер хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәдә.
Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин:
"Ике очракта да машина йөртүчеләр тарафыннан игътибар җитмәү нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре килеп туган. Чигергәндә, заправкадан чыкканда да (әле кар көртләре дә бар иде) башта икенче машина булу-булмавына инанырга кирәк"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев