erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада кул көрәше буенча районара ярышлар узды

«Арча» спорт комплексында кул көрәше буенча зур спорт бәйрәме үтте. Ярышлар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

 

Арчада армрестлинг белән кызыксынучыларны берләштергән чираттагы спорт чарасы узды. «Арча» спорт комплексында үткәрелгән районара ярышларга барлыгы 159 спортчы җыелды. Көч сынашырга егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар килгән иде.

Чарада Арча районы уку йортлары командалары белән беррәттән Балтач, Теләче һәм Кукмара районнарыннан да тәҗрибәле спортчылар катнашты. Ярышлар төрле үлчәү авырлыкларында узды.

Спортчыларны һәм кунакларны оештыручылар сәламләде, кул көрәшенең яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен ныгытуда мөһим урын алып торуын билгеләп үтте. Катнашучыларга гадел көрәш һәм уңышлар теләнде.

Ярышлар дәвамында спортчылар үзләренең физик әзерлеген, чыдамлыгын һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Көч сынашулар аеруча киеренке һәм мавыктыргыч барды. 

Чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар арасында Марат Наил улы Мөхәммәтшин, Фәнис Фаил улы Мөхәммәтшин һәм Салават Рәшит улы Сабирҗанов бар.

— Мондый ярышлар яшьләрне спортка җәлеп итүдә һәм районнар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный, — дип билгеләделәр оештыручылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.

Арча спортчыларының уңышлары:
2014-15 нче елгылар арасында:
🥈Фәйзрахманова Илүзә (45 кг, Яңа Кырлай)
🥈Миннебаева Камилә (45+ кг, АГ №5)
🥈Николаев Эльмир (40 кг, АГ №5)
🥈Мостафин Данил (50 кг, АГ №5)
🥉Барышев Данил (40 кг, АГ №5)

2012-13 нче елгылар арасында:
🥇Сабирҗанов Айзат (65 кг, Яңа Кишет)
🥈Закиров Ислам (65 кг, Яңа Кырлай)
🥈Ибраһимов Кәрим (60 кг, Р.Курса)
🥈Баширов Салават (65+ кг, АГ №5)
🥈Касимова Гүзәлия (60+ кг, Кәче)
🥉Алтынбаева Зарина (60+ кг, АГ №5)
🥉Габдрахманов Илмир (50 кг, АСОШ №7)
🥉Сабиров Ислам (60 кг, АГ №5)
2009-11 нче елгылар арасында:
🥇Фазылҗанов Нияз (60 кг, АСОШ №7)
🥈Сафиуллин Разил (70 кг, Яңа Кырлай)
🥈Малых Богдан (70+ кг, АСОШ №7)
🥈Мөхәммәтшина Камилә (45 кг, АПК)
🥉Холиков Исмоил (50 кг, Яңа Кырлай)
🥉Исломов Илшат (70+ кг, АГТТ)
🥉Һадиева Лилия (65 кг, Яңа Кырлай)
🥉Шәймуллина Талия (65+ кг, АГТТ)

Ир-егетләр арасында:
🥇Сабирҗанов Булат (70 кг, АПК)
🥈Сабирҗанов Салават (70 кг, Яңа Кишет)
🥈Гатауллин Кәрим (70+ кг, Арча)
🥉Габдуллин Алмаз (70 кг, АПК)

Хатын-кызлар арасында:
🥈Нәбиуллина Гөлназ (65 кг, Арча)
🥉Габдрахманова Иркә (65 кг, АПК)
🥉Шәрифуллина Ләйлә (65+ кг, СШ “Арча”)

Җиңүчеләргә медаль, грамота тапшырылды. Барлык катнашучылар бушлай кайнар ризык белән тукланды.
 Кул көрәше буенча районара турнир Арчада спорт тормышының мөһим вакыйгаларының берсенә әверелде.

Арча районында спорт чаралары алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре