Спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, активлыкны арттыруга һәм бергәләп аралашуга мөмкинлек бирәчәк.
2 октябрь көнне Арчадагы «Арча» спорт комплексында спорт сөючеләр өчен күңелле чара — спорт бәйрәме узачак. Бу турыда район спорт мәктәбенең макс каналында хәбәр ителә.
Чарада катнашучыларны күтәренке кәеф, актив ял, аралашу һәм күңелле мизгелләр көтә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, спорт белән шөгыльләнү тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел — иң мөһиме, файдалы һәм күңелле итеп вакыт уздыру теләге.
Чарада чабу, йөзү, өстәл теннисы, лазердан ату һәм «Спорт интеллекты» квизы көтелә.
Нет комментариев