Арчада террорга каршы комиссия утырышы узды
Бүген район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов террорга каршы комиссия утырышы уздырды.
Анда шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары , көч структуралары вәкилләре , район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта балаларның җәйге ялын оештыру чорында, алдагы Корбан Гаете һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Хөрмәтле райондашлар, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мөрәҗәгать итү өчен телефон номерларын исегезгә төшерәбез :
112, 8-84366-3-00-20, 8-84366-3-00-36 - бердәм дежур -диспетчерлык хезмәте (кәрәзле телефоннарның сим-карталары булмаса да бушка шалтыратырга мөмкин) ;
101 - 107 нче янгын-коткару сагы;
102 - полиция;
103 - ашыгыч ярдәм ;
104 - газ хезмәте;
8(843) 231-45-55 - РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча дежур часте;
8-84366-3-25-33 - Арча муниципаль районы террорга каршы комиссия секретаре;
8-84366-3-14-33 - Арча муниципаль районы башлыгы кабул итү бүлмәсе .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев