Арчада укучылар балга җыелды
Ул Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.
Арчаның 6нчы мәктәбендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Арча балы – 2023” бию-иҗат проекты үтте. Анда район мәктәпләреннән 26 пар катнашты.
Мәртәбәле жюри карары белән “Арча балы – 2023” бәйгесенең гран-при иясе дип Арчаның 7нче мәктәбеннән килгән пар танылды.
Төп гомумбелем мәктәпләре арасында җиңүчеләр:
1нче урын – Сикертән мәктәбе;
2нче урын – Түбән Аты мәктәбе;
3нче урын – Хәсәншәех мәктәбе.
Урта гомумбелем мәктәпләре арасында:
1нче урын – Апаз мәктәбе;
2нче урын – Лесхоз мәктәбе;
3нче урын – Яңа Кырлай мәктәбе.
Шәһәр мәктәпләре арасында:
1нче урын – Арчаның икенче мәктәбе;
2нче урын – Арчаның беренче мәктәбе;
3нче урын – Арчаның 6нчы мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев