erid:2VtzquqpS7d
Арчада волейболны кемнәр оста уйный?
Арча яңалыклары

Арчада волейболны кемнәр оста уйный?

Безгә «Арча» спорт комплексы методисты Фәгыйлә Борханова хәбәр итә.

25 сентябрь көнне "Арча" спорткомплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Хабиров Айрат Фиркат улы hәм Арча районының волейбол федерациясе рәисе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы катнашты. Бугенге турнирда 8 Арча  районы командасы катнашты. Командалар 4 шэр булып 2 группага буленеп уйнадылар.
Нәтиҗәләр тубэндэгечэ:
🥇КСМ командасы
🥈Арча педагогия көллияте командасы
🥉Ветераннар командасы
       Барлык җиңүчеләр дә медаль, грамота белән, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев