erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадагы эшмәкәр Екатерина Егорова “Беренче вице миссис Татарстан-2024” исеменә лаек булды

Арчадагы матурлык салоны җитәкчесе, эшмәкәр Екатерина Егорова “Беренче вице миссис Татарстан-2024” исеменә лаек булды

Республикада быел беренче тапкыр төбәкара “Мисс һәм Миссис Бизнес Татарстан” бәйгесе узды. Анда үз матурлык салонын булдыручы эшмәкәр, Арча кызы Екатерина Егорова да катнашты.

Әлеге бәйгедә барысы 30 эшмәкәр хатын-кыз матур-лыкларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар – республикабызның икътисади һәм социаль үсешенә зур өлеш кертүче күп балалы әниләр.

Арча районы данын яклау-чы Екатерина Егорова дүрт бала әнисе. Тормыш иптәше Дмитрий белән өч ул, бер кыз тәрбиялиләр. Менә инде берничә ел Екатерина Арчада туй күлмәкләре салонын җитәкли һәм косметология эшен алып бара.

– Арчаның 1нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, Казан  медицина көллиятенә укырга кердем. Пластик хирург булырга хыялландым. 2003 елда көллиятне иң яхшы студентларның берсе буларак тәмамлап, хастаханәдә реанимация бүлегендә, аннан соң стоматология хастаханәсендә баш шәфкать туташы булып эшләдем. Ләкин минем моның белән генә тукталып каласым килмәде, кешеләрне матур һәм яшь итү хыялымны һәрвакыт истә тоттым һәм 2009 елда косметология белгечлеге алдым. 2012 елда Арчага кайттым һәм райондагы беренче косметология салонын ачтым. 2021 елдан туй күлмәкләре салонын булдырдым. Бүген хезмәтемнең ике юнәлеше дә бик матур гына эшләп килә, – дип үзе белән таныштырды Екатерина Егорова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гүзәл затларга матурлык бүләк итүче ханымга быел “Мисс һәм Миссис Бизнес Татарстан” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясыйлар. Кечкенәдән матурлык бәйгесендә катнашырга хыялланган райондашыбыз бик теләп ризалаша. Бер ай дәвамында Екатерина катнашучылар белән беррәттән 10 осталык классы үтә, иҗади номерларын күрсәтеп, эшмәкәрлек эшчәнлеген тасвирлаучы видео тәкъдим итә.

– Бәйге барышында минем тормыш иптәшем, гаиләм, туганнарым зур терәгем булды. Иҗади чыгышта гаиләбез белән катнаштык. Жюри моны югары бәяләде, – диде Екатерина.

Апрель ахырында узган финалда аңа “Беренче вице миссис Татарстан-2024” исемен бирәләр. Киләсе елларда кабат катнашып, тагын да зур үрләр яуларга тырышачагын әйтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев