Яшь хәбәрчеләребезне котлыйбыз
14 нче март көнне Чаллы шәһәрендә «Көмеш кыңгырау дусларын җыя» диеп исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы узды. Бирегә балалар редакциясенең иң актив иҗат итүчеләре җыелды. Кичә җылы әңгәмә, ихлас котлау сүзләре, матур теләкләр белән үрелеп барды. Чакырылган кунаклар арасында язучылар берлеге әгъзасенен Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, «Көмеш кыңгырау» газетасының беренче редакторы Нәсибә Садыйкова татар информ агентлыгының баш җитәкчесе Рәмис Латыйпов кебек иҗат шәхесләрен әйтеп узарга кирәк.
Безнең Арча Нур телестудиясе укучылары да бу чарадан читтә калмадылар. Матур нәтиҗәләр күрсәтеп, Фаттахова Айгөл һәм Сабитова Азалия Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булдылар, Мөхетдинов Әнвәр исә «Яшь журналист» номинациясендә җиңү яулады. Яшь хәбәрчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез.
Нет комментариев