Арчалар уңышка ирешә
Котлыйбыз!
Һөнәри осталык буенча "Профессионаллар. Юниоры-2025" чемпионатында Лесхоз мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучысы Камил Гарифуллин 2нче урынны алды. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы Илнар Гыйниятов җитәкчелегендә катнашты ул. Чемпионат нәтиҗәләре буенча «Юниорлар» категориясендә "Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" номинациясендә Камил 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
"8 сыйныф укучысы Камил Гарифуллин безнең көллият базасында укытучы Илнар Гыйниятов җитәкчелегендә конкурска әзерләнде, - дип сөйләде безгә Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. - Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча өйрәнерлек база, мөмкинлекләр бар бездә. Җитдди әзерлек ышанычны аклады".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев