erid:2VtzquqpS7d
Арча мунчасына -- 200 сум -- кыйммәтме?
Арча яңалыклары

Арча мунчасына -- 200 сум -- кыйммәтме?

Редакциягә кыйммәт, дип шалтыраттылар.

--Атна саен мунчага барабыз. Безнең өчен 200 сум кыйммәт. Нишләп арзанрак түгел ул? - дип шалтыраттылар.

Кичә банкка чират торганда сөйләшеп киттек. Арча мунчасы турында да сүз чыкты. Мин сорау бирдем. Арча мунчасы өчен 200 сум кыйммәтме, дип. Ю-юк, дип җавап бирделәр миңа. Пенсионерлар! 

- Рәхәтләнеп мунча керәсең. Күпме телисең - шуның кадәр. Ашыктырган кеше юк. Теләсәң - чабынасың. Җан рәхәте. Аннан ул безнең аралашу урыны да. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә юынабыз, парда утырабыз, чыгып ял итәбез, -- дип сөйләделәр.

Хөрмәтле сайтны укучылар. Фикерләрегез белән уртаклаша аласыз. Арча мунчасы өчен 200 сум кыйммәтме?

Без бу турыда газетага материал әзерлибез.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев