erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район үзәк хастаханәсе Ринат Хәстиев: "Беркайчан да әлеге игелекле хезмәтне сайлавыма үкенгәнем булмады"

Арча районара йөрәк-кан тамырлары үзәге бүлек мөдире Ринат Мирбат улы Хәстиев:

 

 “Кадерле коллегалар, медицина ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Сәламәтлек гомергә зур байлык булды. Без, медицина хезмәткәрләре ул байлыкны сакларга, булдырырга ярдәм итәбез. Минем беркайчан да әлеге игелекле хезмәтне сайлавыма үкенгәнем булмады. Сезгә, коллегаларым, беренче чиратта сәламәтлек телим. Медицина хезмәткәрләренең эше катлаулы гына түгел, хәтәр хезмәт тә. Моны пандемия чорында аеруча аңладык. Беренче сызыкта һәрвакыт “ашыгыч ярдәм”дә эшләүчеләр тора. Ә безнең бүлеккә 6 районнан авырулар килә, аларның нинди хәлдә килгәнен белмичә кабул итеп алабыз. Бар да яхшы булыр, без ил белән бу мәкерле вирусны җиңәрбез дип уйлыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб, укытучы һәм хөкемдар һөнәрләре Аллаһы Тәгаләдән дип тиккә әйтелгән сүзләр түгел. Авыр хезмәтебездә Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итсен, сакласын, ышаныч, өмет бирсен. Һәммәбезнең дә гаиләсендә тынычлык, эшендә аңлашу булсын, эшкә киләсе килеп, эштән өйгә кайтасы килеп торсын. Табиблар тормышта үзенчәлекле шәхесләр. Һәммәбезгә тормыш юлында уңыш елмайсын. Бәйрәм белән!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен алда баш иябез, хормэтле врачлар... Зур туземлелек сезгэ эшегездэ. Бигрэк тэ хэзерге авыр коннэрдэ.

    2
    X