erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районына атчылар җыелды

Яңа Кырлайда үткән "Ат көне"нә көне шәп булды!

 Яңа Кырлайда "Ат көне" үтте. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Халыкны шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык--төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде. "Озын арага ярышлар 5нче тапкыр үтә, -- дип сөйләде ул. -- Быел яңалык бар -- озын араны татар атлары да үтәчәк. Татар токымындагы атлар бик чыдам. Төсләре дә бик матур -- алтынсыман". 

120 км арага 6 ат иртәнге сәгать 5тә чыгып китте.  Моннан 4 ел элек ярышларны үзе оештырып җибәргән Даниил Путятин да бертуганы Кирилл белән атта. Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты җитөкчесе булып эшләгән еллар иде ул.  Бу ярышта аты 120 км араны үтә алмады. Чөнки ветеринария белгечләре комиссиясе атны дистанциядән төшереп калдырдылар. Ә менә энекәше 120 км араны үтеп, 3нче уорынны алды.

120 км араны Кабардино--Балкария республикасының Нальчик атлары уңышлы үтте. 1нче урын аларда! Татар атлары да сынатмады. 40 км араны Лениногорскидан Самат Нәбиуллин идарәсендәге ат иң яхшы үтүче булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзебезнең ат ярышлары да булды. Тагын бер яңалык: ат өстеннән бер--береңне аударып төшерү ярышы да оештырылды. Билгеле, бу ярышта катнашу өчен аерым әзерлек кирәк. Курса Почмактан көрәшче, атчы Илнур Рамазанов та үзен сынап карады. 

Халык таралып, төрлесен карады. Җигүле атлар ашлык, салым төяп ярышты, бизәлгән атлар мәйдан әйләнде, көрәшчеләр бил алышты, үзешчәннәр җырлап торды... Көне шәп булды! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X