erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында “Соңгы кыңгырау” онлайн узды    

 Бүген соңгы кыңгырау мәктәпләрдә түгел, өйләрдә чыңлады.

 

Сәгать 11 дә Россия шәһәрләрендә теләге булган һәр укучы балконга чыгып кыңгырау шалтыратып, “Соңгы кыңгырау” илкүләм онлайн бәйрәменә кушыла ала иде. Россия Фән һәм мәгариф министры Сергей Кравцов чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, мәктәп еллары турындагы хатирәләрен искә төшерде, ә социаль челтәрләрдә укытучыларга хөрмәт белдереп, төрле флешмоблар оештырылды.
“Соңгы кыңгырау” кичәсе республикада 30 майга кадәр уза. Кайсы көннәрдә узуын һәр район үзе хәл итә. Чөнки 9-11 сыйныф укучылары әле укуларын 30 майга кадәр дәвам итә.

Бүген Арча районы мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау кичәсе онлайн барды. Укучылар компьютер, телефон экраннары аша үзләренә билгеләнгән сәгатьтә Zoom сайты аша мәктәп тормышын, традицияләрне чагылдырган видеоязмаларны карады, мәктәп директорлары, укытучыларның котлавын ишетте, кайбер чыгарылыш укучылары үзләре дә чыгыш ясап, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерде, шигырьләр бүләк итте. Һәр мәктәп бәйрәм кичәсен укучыларның күңелендә калырлык итеп күңелле рухта оештырырга тырышкан. Флшемоб оештыручылар да бар. Район мәктәпләренең “Соңгы кыңгырау”га төшерелгән видеоязмаларын мәктәпләрнең Инстаграм һәм ВКонтактедагы социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Бу көн элек-электән килгән традиция буенча, һәркемнең күңел кылына кагылып уза. 25 май дигәч, шундук күз алдына “Соңгы кыңгырау” бәйрәме килә. Мәктәпне дистә еллар элек тәмамлаучылар да бу көнне якты хисләр белән искә төшерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Без Шушмабаш мәктәбен 1970 елда, ягни 50 ел элек тәмамлаган идек, ТАССР ның төзелүенә 50 ел булган көннәрдә безнең өчен дә Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады. Укытучыларыбыз биргән тирән белем һәм ныклы тәрбия тормышта югалып калмаска ярдәм итте, һәркайсыбыз олы тормышта үз юлыннан барып,  тырышып  хезмәт итеп яшәде. Быел мәктәпләр башкарак режим белән эшләсәләр дә, мәктәпне тәмамлачылар өчен бу бәйрәм төрле формаларда үткәрелеп истә калачак. Аларны һәр  дәрескә дәшеп, аннан тәнәфескә чакырып бик тапкырлар яңгыраган  кыңгырау тавышларыннан үзгә булган соңгы кыңгырау тавышы укыган мәктәпләрен, укытучыларын искә төшереп торачак. Иң бәхетле булган мәктәп елларыннан соң аларның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, бәхетле  булып яшәсеннәр”, — ди “Казан арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Быел Арча районы мәктәпләрендә 9 сыйныфны 537, 11 нче сыйныфны 180 укучы тәмамлый.                       

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X