erid:2VtzquqpS7d
Арча районында ветераннар медаль алачак
Арча яңалыклары

Арча районында ветераннар медаль алачак

19 февральдә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан киңәшмә үткәрде.

– Районда бүгенге көнгә 560 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары бар, – диде. – Алар һәркайсы “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль алачак, – диде ул.

Бөек Ватан сугышы ветераннары – 19. Аларның һәркайсына депутатлар билгеләнде. Сугыш ветераннарына медальләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырачак.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев